Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2023, 13:00

Узган уку елында Казанның азык төлек һәм социаль туклану департаментына мөрәҗәгатьләр саны өч тапкырга кимегән

Ата-аналар контроле журналларындагы 17,3 мең язманың 98,3% ы – уңай бәяләмәләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июнь, Диана Жиленкова). Узган уку елында Казанның мәктәп ашханәләрендә ата-аналар көн саен балаларның туклану сыйфатын һәм ашау шартларын тикшерүләрен дәвам иттеләр. Ата-аналар контроле журналларында 17,3 мең язма калдырылган, бу узган уку елы белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Бәяләмәләрнең 98,3% ы – уңай.

Көндәлек ата-аналар контроле нәтиҗәсендә кире элемтә каналлары аша мөрәҗәгатьләр саны 3 тапкырга диярлек кимегән.

«Узган уку елында аларның саны 294 булса, быел – 100. Һәр мөрәҗәгать оператив рәвештә эшләнгән. Шул ук вакытта безгә ата-аналар гына түгел, укучылар үзләре дә шалтырата – чөнки безнең элемтәләр һәр мәктәптә бар, һәм без тәкъдимнәргә ачык», - дип билгеләп үтте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.

Әлеге уку елында департамент Казанның 160 мең укучысы өчен кайнар баланслы туклану оештырды. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк. Башлангыч сыйныф укучылары – 100% ка һәм югары сыйныф укучылары 18% ка бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Уку елы дәвамында мобилизацияләнүчеләрнең балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бушлай ике тапкыр кайнар ризык алганнар.

Балаларның туклану куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бу уку елында департамент лабораториясе белгечләре 187 меңнән артык анализ ясаган. 2022 елда тикшерүләр санын арттыру максатыннан лабораториягә чыгу өчен өстәмә автомобиль сатып алынган. Бу чыгышлар санын 40% ка арттырырга мөмкинлек биргән, Казанның балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә – 605, ТР буенча 231 сәфәр кылынган. Лаборатория сынаулары нәтиҗәләре буенча, уку елында департамент белгечләре 640 тонна чимал һәм азык-төлек товарларын кире борганнар.

Казан мәктәпләрендә укучылар санының даими артуы сәбәпле, туклану департаменты мәктәпләрнең үсә барган ихтыяҗларына туры килерлек итеп, үз инфраструктурасын даими рәвештә модернизацияли. Әйтик, бу җәйдә Казанның азык-төлек комбинатында сырны саклау һәм төрү өчен яңа суыткыч камера барлыкка киләчәк. Ит, кош-корт һәм балыкны дөрес эретү өчен өч яңа суыткыч урнаштыру планлаштырыла. Кайнар цех мәйданын 437 кв. метрдан 750 кв. метрга кадәр арттыру өчен проект әзерләнә.

«Бүген департамент баланслы сәясәт алып бара, мәктәп инфраструктурасын гына түгел, ә комбинатның куәтен дә яңарта һәм бу яңа чакыруларны уңышлы гына җиңә», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Мәктәп ашханәләре хезмәткәрләренең хезмәтен җиңеләйтү өчен продукциягә автозаказ системасы кертелде: чистартылган яшелчәләр һәм ит ярымфабрикатлар китерелә, кирәкле җиһазлар һәм аларга вакытында хезмәт күрсәтү каралган, дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.

Ремонт-сервис бүлеге хезмәткәрләре көн саен график һәм уку йортларыннан гаризалары буенча нинди дә булса җиһазларны ремонтлау өчен чыгалар. Декабрьдән майга кадәр мәктәпләр буенча 576 һәм департамент буенча 425 шундый сәфәр башкарылган.

Спикер хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен алып барылган эшкә аерым игътибар бирде. Мәсәлән, уку елында мәктәп ашханәләренә 100 дән артык кеше «Дустыңны алып кил» акциясе буенча килгән. Шул ук вакытта профессиональ аш-су осталары гына түгел, ә киләчәктә укыячак яңа килүчеләр дә карала.

«Кышкы һәм язгы каникулларда 54 мәктәп пешекчесе үз разрядларын күтәрде, профиль белемнәре булмаган 14 ашханә хезмәткәре еллык укуны тәмамлады һәм «пешекче» белгечлеге алды», – дип сөйләде департамент директоры.

Аның сүзләренчә, бу уку елында мәктәп ашханәләрендә 261 студент җитештерү практикасын узган, тагын 129 укучы – департаментта.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.06.2023
Видеорепортаж
05.06.2023 11:19
Яңа уку елына Казанда 19 мәктәп ашханәсе ремонтланачак
Барлык яңалыклар