Рөстәм Гафаров питбайкларны теркәлә торган транспорт чараларына кертү мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә эшләргә кушты
Гыйнвардан июльгә кадәр Татарстан башкаласында 655 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 16 кеше һәлак булган, тагын 783 кеше җәрәхәтләнгән. Һәлакәтләр һәм зыян күрүчеләр саны узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 13% һәм 11% ка кимегән. Казанда инцидентларның иң еш төрләре булып бәрелешләр һәм җәяүлеләрне бәрдерү кала, алар өлешенә юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 47% һәм 41% туры килә.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артур Газизов хәбәр итте. Мәгълүматлар Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында китерелде.
Докладчы сүзләренчә, һәлакәтләрнең яртысыннан күбрәгендә урам-юл челтәре канәгатьләнерлек хәлдә булган, ә мондый статистиканың барлыкка килү сәбәбе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау.
Аерым алганда, бу өлкән яшьтәге шәһәр халкына кагыла. Еш кына алар юлны светофорның кызыл утына һәм җәяүлеләр кичүләреннән тыш урыннардан чыгалар. Һәлак булган биш җәяүленең өчесе – 55 яшьтән өлкәнрәк казанлылар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен социаль реклама ролен көчәйтергә кирәк, дип саный Газизов.
«Балаларга күптән көтелгән уенчык – питбайк бүләк иткән ата-аналар моны фаҗигагә туры юл, дип уйламыйлар»
Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсе дә мөһим. 2024 елның 7 аенда балигъ булмаганнар катнашында 74 юл-транспорт һәлакәте булган. Шул ук вакытта балигъ булмаганнарның үзләренең саксызлыгы аркасында юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 тапкырга (7 дән 14 очракка кадәр) арткан: балалар юлны тиеш булмаган урында яки светофорның тыю сигналына чыкканнар, дип статистика китерде докладчы.
Моннан тыш, хисап чорында ишегалларында өлкәннәр күзәтүе астында булган балаларны бәрдерүнең 13 очрагы теркәлгән. «Баланың иминлеген бары тик өлкәннәр генә тәэмин итә ала. Тик Дәүләт автоинспекциясе көче белән генә бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Мәгариф идарәсе аша ата-аналар һәм балалар белән даими профилактик эш алып бару мөһим, чөнки мәгариф идарәсенең мәгълүматны һәр ата-анага аңлаешлы булырлык итеп җиткерү мөмкинлеге бар», – диде Артур Газизов.
ЮХИДИ вәкиле игътибарын юнәлткән тагын бер борчулы тенденция – җәй көне юлларда мототехника саны арту, ә аның йөртүчеләре – торган саен ешрак балалар була баруы.
Гыйнвардан июльгә кадәр питбайкларда алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган. Өч инцидентта транспорт белән балигъ булмаганнар идарә иткән, дип сөйләде докладчы. Әмма питбайклар ЮХИДИдә теркәлми, чөнки алар транспорт чарасы булып саналмый һәм гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итү өчен каралмаган (бары тик юлсызлык булган урыннарда гына). «Яшүсмерләр юл йөрү кагыйдәләрен белми һәм машина юлына чыга, ә баласына көтелгән уенчыкны бүләк иткән ата-аналар моның фаҗигагә туры юл булуын аңламыйлар», – дип билгеләп үтте Газизов.
«Депутатлар белән питбайкларны теркәлә торган транспорт чараларына кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Совет чорында һәр велосипед исәптә торган һәм аның уникаль номеры булган. Бу дөрес тә иде, шуңа күрә, юл-транспорт һәлакәтләре һәм һәлак булучылар саны артуны исәпкә алып, безгә моның белән эшли башларга кирәк. Әйдәгез, бу транспорт чараларын сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарын да җыябыз. Алар кагыйдәләр, китаплар һәм инструкцияләр ясасыннар», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.
«Ата-аналар балаларына питбайклар сатып алганда, алар басу-кырларда гына йөрергә вәгъдә итә. Ата-аналар моның шулай булуына ышана. Ләкин чынлыкта барысы да башкача: балалар гомуми файдаланудагы юлларга чыгалар. Әти-әниләр безгә машина кую урыныннан питбайкларын алырга килгәндә: «Минем балам болай эшли алмый», - диләр. Әмма видеофиксация ничек булганлыкны күрсәтә. Шуңа күрә барлык ата-аналарның бурычы – үз балаларына ышану гына түгел, аларны контрольдә тоту да», – дип өстәде Артур Газизов.
Комиссиядә исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Агымдагы елның җиде аенда исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр 20 юл-транспорт һәлакәте ясаган. Нәтиҗәдә 35 кеше имгәнгән, берсе һәлак булган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре беренче яртыеллыкта исерек машина йөртүчеләргә карата 1,6 меңнән артык административ материал төзегән. Telegram-бот @Kazan_bezopasnoBot аша битараф булмаган шәһәр кешеләреннән ел башыннан 109 хәбәр килгән, алар нигезендә 47 машина йөртүче юл хәрәкәтендә катнашудан читләштерелгән.
Юлларның авария хәлендәге участокларын ликвидацияләү эшләре 90% тан артыгракка башкарылган
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр иткәнчә, бүгенгә шәһәрдә игълан ителгән 71 авария участогының 65 ен юк иткәннәр. Эшләр 91,5% ка башкарылган, аларны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Белгечләр барлыгы 400 юл билгесе, сигез мәгълүмат секциясе, 920 погон метр куркынычсызлык киртәсе, 89 яктырткыч, 50 делиниатр, 11 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырачак. 8800 кв.м юл ремонтланачак.
400 мең кв.метрдан артык мәйданда тамгалар төшерү планлаштырыла. Яңа тамгаларның күп өлеше термопластиктан төшерелә. Бүгенгә юл билгеләре 392 мең кв.м мәйданда башкарылган, бу 96% ны тәшкил итә.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Фәхретдинова хәбәр иткәнчә, киләсе уку елында Идел буе районында «Спорт станциясе» торак комплексыннан алып төзелеп килүче 133 нче лицейга кадәр яңа мәктәп автобус маршрутын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук Вознесенск трактын реконструкцияләү һәм төзү белән бәйле рәвештә 183 нче мәктәпкә һәм төзелә торган 95 нче лицейга кадәр яңа маршрутлар эшләнә.
«Шуның белән бергә мәктәп автобуслары өчен транспорт йөртүчеләр составын комплектлауга ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә өч маршрутның ташучысы юк», – дип билгеләде спикер.
Бүгенге көндә балаларны мәктәпләргә 25 «2 нче номерлы ПАТП» МУП автобусы һәм 12 шәхси ташучы алып бара. Гомуми белем бирү учреждениеләре балансында 18 транспорт чарасы бар.
Узган уку елында барлыгы 37 автобус маршруты буенча 2408 укучы йөртелгән.