22 нче декабрьдә узачак бәйрәмдә шәһәр халкын мастер-класслар, диджей-сетлар һәм конкурслар көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 22 нче декабрьдә Казансу яр буенда шәһәрдә 4 метр биеклектәге беренче экочыршы ачыла. Ул 460 килограмм җитештерү калдыклары грануласыннан һәм акция вакытында казанлылар җыйган мишурадан ясалган.
Бәйрәм чарасында шәһәрлеләр өчен «ЭкоЛогично» бергәлегеннән мастер-класслар, Action man Crewдан шоу-программа, диджей-сетлар, конкурслар һәм бүләкләр әзерләнгән, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» командасы.
«Урам» экстрим-паркы янындагы чыршыны ачу 18:00 сәгатькә планлаштырылган.