Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2024, 13:16

Быел Киров һәм Мәскәү районнарында дүрт мәктәп ашханәсе һәм ике спорт залы ремонтланачак

Юдино поселогында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен укыту-күнекмә фатирын ачуга әзерлиләр

Фото: Денис Гордийко

Быел Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләрендә дүрт ашханә һәм ике спорт залы ремонтланачак. Юдино поселогында капиталь ремонттан соң 62 нче балалар бакчасы, ә Салават Күпере торак районында яңа китапханә ачылачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә район администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 46 меңнән артык бала 78 балалар бакчасына һәм Киров һәм Мәскәү районнарының 37 мәктәбенә йөри. Моңа кадәр Восстание урамы, 63а адресы буенча урнашкан 149 нчы балалар бакчасы бинасы капиталь ремонтланган. Учреждение 50 урынга исәпләнгән һәм интеллекты бозылган балалар өчен билгеләнгән.

Быел капиталь ремонттан соң Юдино поселогында 62 нче балалар бакчасы ачылачак, анда җиде яшькә кадәрге 220 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак. Ә Салават Күпере торак районында (А.Арсланов урамы, 6а) тәрбияләнүчеләрне 54 урынга исәпләнгән 134 нче балалар бакчасының өстәмә ясле төркемнәре кабул итәчәк.

«9 нчы гимназиянең авария хәлендәге блогы торгызылды. Салават Күпере халкы өчен 1,5 мең урынга исәпләнгән 182 нче политехник лицейның филиалы ачылды. 75 нче гимназиядә спорт залы, шулай ук дүрт мәктәп рестораны ремонтланды», – дип өстәде район администрациясе башлыгы.

Быел тагын дүрт мәктәп ашханәсе һәм ике спорт залы яңартылырга тиеш. Моннан тыш, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең янкорма төзелеше башлана, ул татар телендә укыту өчен педагоглар әзерләү үзәге булачак.

Мәскәү районының Короленко урамында «Яратам» яшьләр үзәге төзелде. Өч катлы бинаны иске гаражлар урынында төзегәннәр, анда йога һәм бию өчен заллар, киберзона, робототехника кабинеты һәм коворкинг җиһазландырылган. Ә өске катта кино карау һәм музыкаль чыгышлар өчен ачык терраса барлыкка килгән.

«Кайбер объектлар архитектурасы, дизайны буенча башкалардан өстен генә түгел, бәлки Россиядә иң яхшылардан саналгандыр. Мин «Яратам» яшьләр үзәген күздә тотам. Күптән түгел генә без рәис белән республикада идеясе  һәм эшчәнлеге буенча уникаль булган үзәккә бардык. Мондый шартлар тудырылуы яхшы традициягә әйләнсә иде. Балалар һәм яшьләр бәя бирерләр дип ышанам», – диде мэр Илсур Метшин.

Шул ук вакытта Бишбалта бистәсендә «Вертолет» яшьләр үзәген ачуга әзерлиләр. Ремонтланган бина тарихи йөзен саклап калачак, әмма аны заманча җиһазлар белән тутырачаклар. Объектка дүрт меңнән артык кеше килә ала. «Доверие» балалар һәм яшүсмерләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәгенең тагын ике бүлеге Салават Күпере һәм Юдинода ачылачак. Аларда ремонт инде тәмамланган.

Моннан тыш, Юдинода тиздән «Игелекле Казан» проекты кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен укыту-күнекмә фатиры ачылачак. Ә Салават Күпере халкы соравы буенча шәһәрлеләрне А.Арсланов урамы, 13 адресы буенча яңа китапханә кабул итә башлаячак.

Диана Жиленкова

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 12.02.2024
Видеорепортаж
12.02.2024 12:25
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны арткан
Барлык яңалыклар