В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда республиканың 17 районыннан 84 укучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанның дүрт өлкән сыйныф укучысы икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулады. Анда республиканың 17 районыннан 84 укучы катнашты.
Җиңүчеләр арасында Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның унберенче сыйныф укучылары Альберт Рябых, Сергей Новиков һәм Алия Зарипова, шулай ук Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатының 11-нче сыйныф укучысы Артем Сафин бар иде.
Моннан тыш, 8-нче сыйныф укучылары арасында икътисад буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында КФУның IT-лицее укучысы Данил Таһиров җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Икътисад буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20-26-нчы апрельдә Свердловск өлкәсендә узачак.