Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2022, 10:40

Казан вәкилләре «Архитекторы.рф» программасы финалына чыккан

Финалга илнең 70 шәһәреннән профессионаллар узган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). Казаннан дүрт белгеч «Архитекторы.рф» программасының дүртенче агымы финалына чыккан, 100 финалчы арасында казанлылар Артур Бикташев, Никита Будкевич, Наилә Зиннәтуллина һәм Дарья Климова да бар.

Финалга 2 меңнән артык кеше дәгъва кылган, нәтиҗәдә, илнең 82 төбәгеннән 1056 гариза кабул ителгән. Быел финалистларның йөзлегенә Россиянең 70 шәһәреннән һәм 55 төбәгеннән профессионаллар кергән. Бу - программаны тормышка ашыруның дүрт ел эчендә катнашучыларның иң киң географиясе, дип билгеләп үтә оештыручылар. Казан Екатеринбург, Ижевск, Иркутск, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург белән бергә финалга чыгучылар саны буенча лидер булган.

Быел уку-укыту программасы биш белем бирү модуленнән торачак: дүрт көндезге һәм бер читтән торып онлайн-дәресләр форматында. Беренче модуль Мәскәүдә апрель аенда узачак һәм катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен һәм шәхси сыйфатларын үстерүгә багышланачак. Укыту форматы лекцияләр, тренинглар, экскурсияләр, төркем эше һәм башкаларны күздә тота.

«Архитекторы.рф» программасы архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләре, дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренә ярдәм һәм аларны үстерү кысаларында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла. Программаның төп максаты – Россия шәһәрләрен уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру өчен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.

Барлык яңалыклар