Катнашучылар «Мәскәү» мәдәният үзәгендә традицион гаилә ризыкларын һәм визит карточкаларын тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Җиңүчеләр 100 мең сум алачак. Көмеш призерларга – 80 мең сум, ә бронза призерларга 60 мең сум биреләчәк.
Анда Гыйниятуллиннар (Авиатөзелеш районы), Исмәгыйлев – Абдуллин – Кәлимуллин – Гыйззәтуллиннар (Вахитов районы), Галәветдинов – Ибраһимовлар (Киров районы), Шаһиевлар (Мәскәү районы) гаиләләре катнашачак.
Чара 9:30 да башлана. Зона туры җиңүчеләре республика этабында катнашачак.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивален үткәрә. Катнашучыларга традицион гаилә ризыклары һәм визит карточка тәкъдим итәргә кирәк, мәсәлән, бию, җырлау яки театральләштерелгән спектакль күрсәтү сорала. Гаиләләр шулай ук гаилә шәҗәрәсе һәм династия тормышыннан кызыклы фактлар әзерлиләр. Төп бүләк – 200 мең сум.