В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшылар рейтингында 131-нче номерлы лицей, IT-лицей, Лобачевский исемендәге лицей, 2-нче номерлы лицей-интернат бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш укучыларының конкурентлык сәләте буенча топ-100 Россия мәктәбе исемлегенә кертелгән. Ел саен үткәрелә торган рейтинг РАЭКС аналитик агентлыгы тарафыннан әзерләнгән. Федераль экспертлар бәяләү критерие сыйфатында җирле уку йортларын тәмамлаган мәктәп укучыларының илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керүен билгеләде.
Рейтингка 2-нче номерлы Әлмәт лицее һәм дүрт Казан мәктәбе кертелгән: 131-нче номерлы лицей, КФУның IT-лицее, Лобачевский исемендәге лицей, 2-нче номерлы лицей-интернат. Рейтинг авторлары билгеләп үткәнчә, аларның исемлегендә уку йортлары билгеләнгән, шул исәптән талантлы балалар белән эшләүгә юнәлдерелгәннәре дә.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанның 1400 мәктәбе коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион укуга күчте. Онлайн-дәресләрне 430 мең укучы өчен 30 мең укытучы үткәрә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкларга бердәм виртуаль белем бирү платформасын булдыру мөмкинлеген эшләүне йөкләде.
Мәктәпләрне тикшерү 2015 елдан башлап RAEX (РАЭКС-Аналитика) агентлыгы тарафыннан үткәрелә һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларының кабул итү кампанияләре турында эксклюзив мәгълүматларга нигезләнә. Рейтингны исәпләү өчен, 18 меңнән артык Россия мәктәбен тәмамлаган 190 мең чыгарылыш укучысының укырга керүе турындагы мәгълүмат эшкәртелгән, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.