Ярышларда 11 команда катнаша.
Фото: ТР регби федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 30 нчы апрельдә Казанда «Тулпар» стадионында регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Россия чемпионатының дүртенче туры узачак. Ачылыш матчында кырга Казан «Зилант»ы уенчылары һәм Санкт-Петербургтан «Нева» клубы уенчылары чыгачак.
Ярышларда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Ростов-на-Дону, Краснодар, Дагыстан, Пермь, Чиләбе, Монино шәһәрләреннән 11 команда катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан регби федерациясе.
Ярышларга керү ирекле. Матчларның җентекле җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.