Ярышларны ТР Триатлон федерациясе һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды. Триатлон буенча Татарстан республикасы Балалар лигасының генераль партнеры булып икенче ел рәттән «СМУ-88» ширкәтләре төркеме чыгыш ясый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер көн соңрак, 26 июльдә, Казанда да триатлон буенча зур ярышлар узачак.
Казанда Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының дүртенче этабы узачак
«Урам» экстрим-паркында 25 июльдә Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының дүртенче этабы узачак. Яшь спортчылар акватлонда – йөгерү һәм йөзүне үз эченә алган дисциплинада ярышачаклар. Аралыкларның гомуми озынлыгы 3,4 км тәшкил итәчәк.

Йөзү Казансу елгасы сулык мәйданында, ә йөгерү «Урам» экстрим-паркы янындагы Кремль яр буенда узачак.

Триатлон буенча балалар лигасы бөтен республикадан 7-12 яшьлек малайларны һәм кызларны берләштерә. Ярышлар, классик триатлон, кышкы дуатлон, дуатлон-кросс, шулай ук акватлон кебек төрле дисциплиналар буенча этапларны да үз эченә алып, Татарстанда ел дәвамында уза. Сезонга нәтиҗәләр декабрьдә Казанның Үзәк стадионында ясалачак.

ТР балалар лигасы этабыннан тыш, Казанда шулай ук Триатлон буенча Казан беренчелеге һәм TIMERMAN спорт чараларыннан «Казан триатлоны» һәвәскәрләр йөгереше узачак.

Ярышларны ТР Триатлон федерациясе һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды. Триатлон буенча Татарстан республикасы Балалар лигасының генераль партнеры булып икенче ел рәттән «СМУ-88» ширкәтләре төркеме чыгыш ясый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер көн соңрак, 26 июльдә, Казанда да триатлон буенча зур ярышлар узачак.

2025-07-24T17:41:50+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.