В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә төрле яшьтәге җанатарлар өчен бай программа әзерләнгән иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казанның Меңьеллык мәйданында өченче тапкыр Гагарин кубогын җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары һава шартлары аркасында күчерелә. Бу хакта хоккей клубының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Искәртергә кирәк, бүгенгә 1 Май мәйданыннан ике катлы автобуста хоккей чемпион парады планлаштырылган иде. Биредә төрле яшьтәге җанатарлар өчен бай программа әзерләнгән иде. Тамашачылар өчен Россия эстрадасы йолдызлары “Пицца” төркеме, Полина Гагарина, рэпер Мот һ.б. чыгыш ясарга тиеш иде.
“Кызганычка каршы, Казанда үткән өермә безнең төп бәйрәм итү мәйданчыгын да урап узмады. Өермә аркасында Меңьеллык мәйданында барлык бәйрәм чаралары кичектерелә. Монна кала, фаразлар буенча, өермәнең икенче дулкыны да көтелә, тамашачыларыбызны куркыныч астына куя алмыйбыз”, - диелә клуб мөрәҗәгатендә.
Искәртергә кирәк, “Ак Барс” дөнья спорт тарихында беренче тапкыр Иске Дөньяның хоккей трофеен өченче тапкыр яулады.