Бүген «Черек күл»не җәйге сезонга әзерләү башланды. Җыелган пычрактан төбен чистартканнан һәм киртәләрне сүткәннән соң, күлне чиста су белән тутырачаклар.
Барлык эшләрне ике атна эчендә тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркында төгәлләнгән кышкы сезон якты һәм кызыклы вакыйгаларга бай булды. Биредә 20 меңнән артык кеше Яңа ел бәйрәмен каршылады,
кичәләрдә биеде һәм хәтта Олимпия чемпионнары
чыгышының шаһиты булды.