Казанлылар хәзер административ комиссияләрнең карарларын дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә, шул исәптән муниципаль парковкага түләмәгән өчен, яшел зонада транспортны туктаткан өчен, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен алырга мөмкин.
Яңа функция ярдәмендә гражданнар почта элемтәсе бүлегенә карарның күчермәсен алу өчен килмиячәкләр, шулай вакытларын юкка сарыф итмәячәкләр. Хәбәрдә хокук бозу турында тулы мәгълүмат күрсәтеләчәк, штрафны монда ук түләргә мөмкин. Карарлар карар чыгарылганнан соң өч көн эчендә килә.
Карарларны электрон рәвештә алу өчен кулланучының шәхси кабинетында «Хәбәрләр» бүлеген сайлап, «Дәүләт почтасы» хезмәтен тоташтырырга кирәк. Аннары «Көйләү» салынмасын табарга һәм «Россия Почтасы» һәм «Автоштрафлар» бүлекчәләрендә тапшыру функциясен тоташтырырга кирәк.
Искәртеп узабыз, элек карарларны электрон рәвештә «Россия Почтасы» бүлегендә генә алырга мөмкин иде.