Масштаблы спорт ярышлары 13-нче мартта «Локомотив» стадионында узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 13-нче март көнне Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында 54-нче Казан чаңгы марафоны – «Россия чаңгы юллары»ннан соң иң масштаблы спорт чараларының берсе узачак. Ярышлар Russialoppet бөтенроссия чаңгы марафоннары сериясе кысаларында узачак.
Казан марафонында катнашучылар өчен, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, өч дистанция – 5 км, 25 км һәм 50 км булачак. 5 км дистанциягә теләүчеләрне 10 яшьтән, 25 км га 17 яшьтән теркиләр. 50 км дистанцияне 19 яшьлек ир-атлар һәм 21 яшьлек хатын-кызлар үтәчәк.
Ярышларда 500-ләп кеше катнашыр дип көтелә. Теркәлү сайтта алып барыла, бүгенге көндә аны 400-дән артык кеше узган. 50 км дистанциядә узган ярышларда катнашырга спринтер ярышларында берничә тапкыр дөнья чемпионаты призеры, команда спринтында Россия чемпионы, чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, чаңгы ярышлары буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Глеб Ретивых һәм Дөнья кубогы этабында призер, Россия чемпионы, Универсиада җиңүчесе, чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры Константин Главатских теләк белдерде.
Старт пакетларын катнашучыларга ярышларга бер көн кала, 12-нче мартта, «Локомотив» стадионында 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр бирәләр. Шулай ук аларны ярышлар көнендә 7.00 сәгатьтән 8.30 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак.
Беренче йөгерүләр 9.00 сәгатьтә башлана. 5 км дистанциягә старт 9.30 сәгатьтә, 25 км һәм 50 км дистанцияләрдә 10.30 сәгатьтә билгеләнгән. Ачылу тантанасы 10.15 сәгатькә планлаштырылган.
Судьялар корпусы 120 кешедән торачак: 60 профессиональ судья һәм 60 волонтер. Ярышларның баш хөкемдары – ТР Чаңгы узышлары федерациясе вәкиле Евгений Шеболкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты.