В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елга спорт календаренда – халыкара һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чаралар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль, Ксения Швецова). Быел Татарстан һәм аның башкаласы халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге күпсанлы спорт чараларын кабул итәчәк. Алар арасында – кыска суда йөзү һәм волейбол буенча дөнья чемпионатлары, дзюдо буенча Зур шлем турниры, III Бөтенроссия урам уеннары һәм теннис буенча Ельцин кубогы. 2022 елга спорт вакыйгалары календаре турында тулырак бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
Татарстан берничә халыкара спорт федерациясе белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән FINA белән дә. 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан соң Казан хаклы рәвештә йөзү буенча зур ярышлар үткәрү хокукын яулады, дип билгеләп үтте В.Леонов.
«Апрель аенда FINA дөнья сериясенең берьюлы ике этабын уздырачакбыз – синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча, – дип планнары белән уртаклашты ТР спорт министры. – Безнең өчен бу 2024 елда Казанда узачак су спорт төрләре буенча берләштерелгән Европа чемпионаты алдыннан үзебезне тикшерү һәм сынау чарасын уздыру өчен өстәмә мөмкинлек».
Синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча дөнья серияләре этаплары 8-10 нчы апрель көннәрендә Су спорт төрләре сараенда узачак.
23-28 нче август көннәрендә биредә үк 50 км дистанциягә йөзү буенча FINA дөнья беренчелеге узачак. Анда дөньяның 120 иленнән 850 йөзүче-юниор катнашачак. Декабрьнең икенче яртысында узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты елның спорт вакыйгаларының башы булачак, дип өстәде В.Леонов. Җиңү өчен анда 180 илдән 1200 йөзүче көрәшәчәк.
Халыкара йөзү федерациясе белән ким дигәндә дүрт чара уздырачакбыз – бу моңарчы булмаган вакыйга. Ул безнең спорт вакыйгаларын оештыруда ышанычлы партнерлар булуыбызны раслый», – дип ассызыклады ТР спорт министры.
20 нче майдан 22 нче майга кадәр «Татнефть Арена»да дзюдо буенча Зур шлем халыкара турниры узачак. Традиция буенча ул Парижда үткәрелгән, әмма узган ел катлаулы эпидемиологик хәл аркасында гамәлдән чыгарылган. Соңрак турнирны Казанга күчерделәр. Быел анда 65 илдән 500 гә якын катнашучы катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча икенче зур чараны – дзюдо буенча дөнья чемпионатын – үткәрүгә гариза бирү планлаштырыла. Бу спорт төре бүген безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда бик популяр.
«Халыкара дзюдо федерациясе белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, без өч еллык килешү төзедек һәм 2023 елга кадәр ел саен әлеге турнирны кабул итәчәкбез, – дип аңлатты В.Леонов. – Бу – барлык дзюдочылар өчен сезонның титул турниры. Без аны уздыру хокукы бирелү белән горурланабыз».
14 нче июльдән 18 нче июльгә кадәр «Урам» экстрим-паркында өченче тапкыр Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) узачак. Җиңү өчен катнашучылар яшьләр арасында популяр алты спорт төрендә көч сынашачак: 3х3 баскетбол, роллер-спорт, ВМХ, скейтбординг, брейкинг, воркаут.
«Без әлеге ярышларны тагын да сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрергә телибез. Экстрим-парк бүгенге көндә бик популяр, җәйге вакытта анда һәрвакыт кеше күп. Бу локацияне Россия күләмендәге һәм югарырак дәрәҗәдәге ярышлар белән мөмкин кадәр тулыландырырга телибез. Инде халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барабыз», – дип билгеләп үтте ТР спорт министры.
Көз көне Россиянең 10 шәһәрендә узачак FIVB волейбол буенча дөнья чемпионаты бу елның иң дәрәҗәле вакыйгасы булачак. 26 нчы августтан 4 нче сентябрьгә кадәр Казан «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә 6 матч кабул итәчәк.
«Волейбол – республикада иң популяр спорт төрләренең берсе. Ярышларга әзерлек вакытында без волейбол үзәген тулысынча яраклаштырдык: бинаны ремонтладык, үткәрү сәләтен, тамашачылар өчен урыннар санын арттырдык, бүген территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, – дип сөйләде В.Леонов. – Март аенда бу мәйданчыкта без сынау ярышы уздырачакбыз – Казанның «Зенит» командасы Питерның «Зенит» командасы белән очрашачак. Әлеге турнир дөнья чемпионатына әзерлекнең лаеклы этабы булыр дип өметләнәбез».
26 нчы февральдән 6 нчы мартка кадәр Казан теннис академиясендә «Ельцин кубогы» ITF халыкара турниры узачак. Моннан тыш, Казанда башка халыкара спорт ярышлары, шулай ук берничә илкүләм беренчелек узачак. Беренчеләрдән булып спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге булачак, ул 4-17 нче апрель көннәрендә узачак. Шулай ук апрельдә Су спорт төрләре сараенда йөзү һәм синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Моннан тыш, Timerman бренды химаясе астында чаралар планлаштырылган, шул исәптән май аенда традицион Казан марафоны узачак.
«Безнең бу елга календарь бик бай, вакыйгалар күп. Татарстан – спорт республикасы. Барыгызны да чараларда катнашырга, Казан марафонына һәм башка вакыйгаларга теркәлергә чакырабыз. Ә спортчыларга уңышлар телибез», – дип нәтиҗә ясады В.Леонов.