Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2018, 16:17

Казанда үтәчәк WorldSkills 2019 чемпионаты рекордлар куя

Катнашучылар саны узган ярышлар күрсәткечләреннән 30% артык.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казанда узачак WorldSkills 2019 эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты, узган ярышлар белән чагыштырганда, 1,3 тапкыр артык катнашучы кабул итәчәк. Бу хакта Амстердамда ел саен үткәрелә торган генераль ассамблея утырышы кысаларында WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи белдерде.

Казанда узачак чемпиоантка кадәр ярты елдан артык вакыт калды. Анда 66 илдән гариза теркәлгән – чагыштыру өчен, 2017 елда Абу-Дабидагы дөнья чемпионатында 63 ил катнашты. Катнашучылар саны 1630 тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән 30% артык.

Экпертлар саны да арткан. Казандагы беренчелеккә 1507 кеше гариза биргән, 2017 елда алар саны 1188 иде, дип хәбәр итә WorldSkills Russia матбугат хезмәте.

Искәртергә кирәк, Казанда WorldSkills чемпионаты киләсе елда 22 августтан 27 августка кадәр узачак. Аның төп бурычлары – җәмгыятьнең игътибарын һөнәри осталыкны арттыруга юнәлтү, аларның популярлыгын арттыру һәм югары һөнәри стандартлар булдыру. Төрле һөнәрләр вәкилләре өчен бу ярышлар Олимпия уеннарына тиң.

Барлык яңалыклар