Татарстан җыелма командасы составында 32 спортчы чыгыш ясаячак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бу елның төп милли стартында катнашу өчен 50 метрлы бассейн юлларына Россиянең 700-дән артык иң көчле йөзүчесе чыгачак, шулар арасында – Антон Чупков, Владислав Гринев, Андрей Минаков, Олег Костин һәм башкалар. Татарстан җыелма командасы составында 32 спортчы чыгыш ясаячак.
Йөзү буенча Россия чемпионаты 2021 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында катнашу өчен нормативларны үтәү өчен квалификация ярышы булып тора.
Чемпионат кысаларында шулай ук «Батырлык йөзүе» узачак, анда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 25-нче октябрьдә 17.45 сәгатьтә булачак. Беренчел йөзү ярышлары 9.00 сәгатьтә, ярымфинал һәм финал ярышлары 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.
Россия чемпионатының финал һәм ярымфинал йөзү ярышлары Бөтенроссия йөзү федерациясенең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.