В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларның ике көнендә Татарстан җыелма командасы көмеш һәм алтын медальләр алды.
Фото: Алексей Савченко / Бөтенроссия йөзү федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Татарстан башкаласында йөзү буенча Россия чемпионаты уза. Ул Белоруссия, Казахстан, Черногория, Көньяк Осетия, Нигерия, Таҗикстан һәм Россиядән 672 спортчыны берләштерә. Йөзүчеләр арасында 42 дисциплинада 30 дан артык медаль комплекты уйнатылачак.
Ярышларда республика җыелма командасы исеменнән 37 спортчы, шул исәптән Казан спортчылары да чыгыш ясый. Ике көн эчендә команда ике медаль яулаган. 16 нчы апрельдә җыелма команда уенчылары ирекле стиль белән 4х200 хатын-кызлар эстафетасында катнаштылар. 8:02 нәтиҗәсе белән Татарстан командасыннан кызлар алтын алды. Республиканы Казаннан Софья Дьякова һәм Анастасия Колпакова, шулай ук Дарья Устинова һәм Валерия Саламатина тәкъдим итте.
Кичә Татарстан җыелма командасы шулай ук катнаш 4х100 м эстафетасында көмеш медаль яулады. Команда составында Николай Зуев, Ралина Гыйләҗева, Андрей Минаков һәм Валерия Саламатина чыгыш ясады. Татарстан җыелма командасының нәтиҗәсе – 3:49.16, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Йөзү буенча Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда 16-21 нче апрельдә уза. Ярышларны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.