Анда бөтен республикадан 150-дән артык спортчы катнаша.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүген Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда чемпионаты старт ала. Ярышларда республиканың 22 районыннан 14 яшьтән башлап 150-дән артык спортчы катнашачак.
Турнирның беренче көнендә команда ярышлары узачак, алардан соң шәхси турнирда катнашучылар арасында биш разрядта медальләр уйнатылачак. Чемпионат йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы составы формалаштырылачак.
Ярышлар Казан Бадминтон үзәгендә өч көн дәвамында уза. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 3-нче октябрьдә 16:00 сәгатьтә булачак. Чемпионатның тулырак программасы ТР Спорт министрлыгы сайтында бастырылган.