Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.01.2019, 11:38

4 гыйнварда Казанда кар ыргыту буенча чемпионат, керлинг буенча мастер-класс һәм тамашалар узачак

Кунакларны һәм шәһәр халкын паркларда һәм скверларда бай күңел ачу программасы көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Иртәгә, 4 гыйнварда, казанлылар кар ыргыту буенча көч сынаша, керлингта үзләрен сынап карый, шәмнәрне бизәргә өйрәнә, шулай ук бәйрәм тамашаларын карый алачак. Күңел ачулар ТР башкаласы халкын һәм кунакларын шәһәр паркларында һәм скверларында көтә.

Әйтик, 12.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында балалар һәм өлкәннәр өчен кар атышу буенча чемпионат узачак. "Черек күл" паркында бу вакытта Татарстан Республикасы керлинг федерациясе спортчыларыннан күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар узачак, ә 16.00 сәгатьтә биредә "Сдвиг" театры студиясеннән балалар өчен тамаша күрсәтәчәкләр.

12.00 сәгатьтә "Калейдоскоп" паркында кунакларны әлеге кышның төп герое — Кар бабай-Почта хезмәткәре көтә. 16.00 сәгатьтә геройлар Тинчурин ис. скверга күчәчәкләр.

Урицкий паркында 13.00 сәгатьтә раштуа шәмнәрен бизәргә өйрәтәчәкләр.

Кич белән 17.00 сәгатьтә казанлылар "Сосновая роща" һәм "Дәрвишләр" паркларында, шулай ук "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда ял итә алачак, дип хәбәр итә park.tatar.

Барлык яңалыклар