Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 10:02

Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты гадәттән тыш хәлләрсез узды

Тәртипне тәэмин итү өчен 5,5 мең полиция һәм Росгвардия хәрбиләре, шулай ук 1200 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җәлеп ителгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты гадәттән тыш хәлләрсез узды. Тәртипне тәэмин итү өчен 5,5 мең полиция һәм Росгвардия хәрбиләре, шулай ук 1200 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җәлеп ителгән иде.

Чемпионат катнашучылары һәм кунаклары 8-нче августта килеп җиттеләр. Казан халыкара аэропортының иминлеген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе транспортта тәэмин итте.

Полиция хезмәткәрләре көн саен урамнарда, транспорт инфраструктурасы объектларында һәм шәһәрнең җәмәгать урыннарында, шул исәптән мәдәни программа чараларын үткәргәндә, шулай ук чемпионаттагы рәсми затларның һәм катнашучыларның хәрәкәт итү маршрутларында тәртип урнаштырды.

Чемпионатның барлык объектларында һәм инфраструктурасында тәүлек буе саклана торган пропуск режимы кертелде. Чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны йөртү өчен туристлык тибындагы 202 автобус, 24 шәһәр тибындагы автобус, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль җәлеп ителде.

Казанга керү урыннарында тәүлек буе эшли торган постлар оештырылды, алар шәһәргә транспортлар керүен контрольдә тотты. Юл хезмәте хезмәткәрләре 11 меңнән артык транспортны карап чыккан, 895 автобусны тикшергән. Нәтиҗәдә, наркотикларны законсыз рәвештә ташуның бер фактын ачыклаганнар һәм 8 кешене тоткарлаганнар. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 84 административ материал төзелгән.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре даими нигездә Россия һәм чит ил гражданнары тарафыннан хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча эш алып барды. Бу чараларның барысы да чемпионатны уздыру иминлеген тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, кабул ителгән чаралар ярдәмендә бер генә җинаять тә булмады, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

«Казан Экспо»да WorldSkills чемпионатында барлыгы 270 мең тамашачы булды. «Казан Арена»да чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасын 80 меңгә якын кеше карады.

Барлык яңалыклар