Казанның «Урам» экстрим-паркында 11 июльдә Vektor Fest фестивале узачак. Программада: машина йөртү осталары чемпионаты, мастер-класслар һәм җирле артистлар катнашында концерт. Фестивальнең хедлайнеры — җырчы Бьянка.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен фестивальдә искиткеч автомобиль тамашасы әзерләнде, аның кысаларында машина йөртү осталары чемпионаты һәм дрифт узышлары узачак. Ярыш 9:00 да башлана.
Шулай ук 12:00 дән 21:00 гә кадәр халык мастер-классларда катнаша, VR-симуляторны сынап карый һәм фотосурәткә төшү урынында истәлекле фотолар сурәтли алачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
ВАНФИ, «Покажи мне рассвет» кавер-төркеме, Майкрайз, Хопелес һәм Beku кебек җирле Казан артистлары чыгышын кунаклар 15:00 тән 21:00 гә кадәр тыңлый алачак.
Фестиваль танылган җырчы Бьянка чыгышы белән тәмамланачак. Башлана 20:00 сәгатьтә.
Фестивальгә теләге булган һәркем килә ала. Кунакларны 9:00 га «Миллениум» күпере астындагы парковкада көтәчәкләр. Керү ирекле.