Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы исемлеге яңартылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 15-20-нче февральдә Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. 7 команда составында Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 149 спортчы чыгыш ясаячак.
Гимнастика үзәгендә узачак Татарстан Республикасы чемпионатында хатын-кызлар (2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк) һәм ир-атлар (2003 елда туган һәм өлкәнрәк) катнашачак, ә Татарстан Республикасы беренчелегендә бүләкләр комплектлары яшүсмер кызлар – спорт мастерлары (2006-2007 елда туган), спорт мастерына кандидатлар (2008 елда туган), яшүсмер егетләр – спорт мастеры (2004-2005 елда туган) һәм спорт мастерына кандидатлар (2006-2007 елда туган) арасында уйнатылачак. Мәҗбүри һәм ирекле программалар белән шулай ук 2009-2010 елгы (1 разряд), 2011 елгы (2 разряд) кызлар, 2008-2009 елгы (1 разряд), 2010 елгы (2 разряд) егетләр чыгыш ясаячак.
Спорт гимнастикасы буенча ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы исемлеге яңартылачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.