Ярышларда Россия җыелма командасын 12 спортчы тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда узган триатлон буенча Европа чемпионаты бөтен дөньядан ике меңгә якын атлетны үзенә җыйды. Ярышларда Россия җыелма командасын 12 спортчы тәкъдим итте. Чемпионат нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.
Чемпионатның төп этабы 27-нче июльдә узды. Анда көчлелектә, җитезлектә һәм чыдамлыкта 27 илдән килгән 64 спортчы көч сынашты. 650 метр озынлыктагы йөзү этабы Казансу елгасы акваториясендә узды, 20 чакрым озынлыктагы велоэтап трассасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Казан Кремле диварлары һәм төп истәлекле урыннар яныннан узды. Ярыш көне Кремль яр буенда 5 чакрымга йөгерү белән тәмамланды, дип сөйләде С.Вострикова.
Россия җыелма командасы ярышларда лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Көн нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында бишенче урынны Анастасия Абросимова яулады, ир-атлар арасында җиденче урын Игорь Полянскийда. Шулай ук чемпионатта җыелма команда составында беренче тапкыр ТР җыелма командасы әгъзасы Вячеслав Васильев чыгыш ясады, ул 18-нче урынны алды.
Ярышларның икенче көнендә, 28-нче июльдә, стартка 20 илдән 450 һәвәскәр-атлет чыкты. Катнашучылар арасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да бар иде. Ул үз яшь категориясендә дүртенче булды һәм нәтиҗәләрен 11 минутка яхшыртып, шәхси рекордын куйды.
Шул ук көнне Ironstar 113 Kazan 2019 һәвәскәрләр ярышлары да узды: йөзү – 1,9 км, велоузыш - 90 км һәм йөгерү-21 км. Аларда 950 кеше катнашты.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, триатлон буенча Европа чемпионаты Казанның масштаблы спорт чаралары өчен менә дигән мәйданчык булуын тагын бер кат раслады.
«Ачык мәйданчыкларда масштаблы ярышлар – ул һәрвакыт шәһәр өчен җаваплылык, һәм аларны уңышлы уздыру спорт инфраструктурасына гына түгел, ә шәһәр урамнарының төзекләндерелүенә дә бәйле. Узган чемпионат Казанның үзендә иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер булуын күрсәтте», – дип нәтиҗә ясады Е.Лодвигова.