«Тормыш агачы» проектының чираттагы кичәсе Горький паркында узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Программага балчык уенчыклар ясау, челтәр бәйләү, «борок» бизәкләре ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Кунакларны Казан губернасы рус картларының уникаль костюмнары экспозициясе һәм Татарстанның рус бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмә көтә.
Нәни катнашучылар өчен «Урман серләре» квест-программасы оештырыла, анда алар әкият персонажы белән таныша һәм истәлекле фото ясый ала. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар рус әкиятләренә чумачак, ә уен аланында традицион уеннарны үзләштерә алачак.
Тематик зоналар 18:00 сәгатьтә эшли башлый. Шул ук вакытта фольклор коллективлары, шул исәптән Лаеш районының Никольск авыл мәдәният йорты «Каравон», «Не любо – не слушай», «Русская песня» халык хоры, Казан филармониясе солисты Дмитрий Босов һәм башкалар чыгышлары планлаштырылган, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Тормыш агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен, традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм Казан Мэриясе һәм ТР халыклары ассамблеясы тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.