В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу триатлон буенча ярышлар үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Тыюлар 8 нче июльдә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр һәм 9 нчы июльдә 7:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Чикләү гидроциклларга, байдаркаларга, ишкәкле көймәләргә, шулай ук җилкәнле, йөрү һәм спорт судноларына кагыла. Тыю ярышларны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачак көймәләргә кагылмаячак.
Исегезгә төшерәбез, триатлон буенча Россия беренчелегенә әзерлек һәм аны уздыру көннәрендә Казанда С.Хәким урамында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы парковкада транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Ярышлар 9 нчы июльдә узачак. Ярышларда катнашучыларга 5 км йөгерергә, 750 метр йөзәргә һәм 20 км велосипедта йөрергә туры киләчәк. Теркәлү 2 нче июльгә кадәр ачык.