В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татар милли ризыгы өченче позициядә урнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Чәк-чәк туристлар арасында популяр тәм-томнар рейтингына керде. Татар милли ризыгы, Кырым нугасы һәм Абхазия чурчхеласыннан калышып, өченче урында урнашкан. Россия, Кырым һәм Абхазия халыкларының популяр татлы ризыклары рейтингы Tvil.ru сервисы тарафыннан социаль челтәрләр кулланучыларын сораштыру нигезендә төзелгән.
Портал мәгълүматлары буенча, респондентларның 18,18%-ы нуга һәм чурчхела өчен, 15,58%-ы татар чәкчәге өчен тавыш биргән.
Шулай ук популяр баллы тәм-томнар унлыгына Башкортстан балы (10,39%), Карелиядәге марюшкалар (9,09%), Алтайдагы күркәләрдән кайнатма (7,79%), Туладагы прәннекләр (6,49%), Коломнадагы пастила (5,19%) һәм Калмыкиядәге борцоклар (1,3%) эләккән.