Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). 10-нчы июньнән Казанда Бутлеров урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
10-нчы июньнән 11-нче июньгә кадәр Бутлеров урамы буенча 4-нче номерлы йорт янында, ә 12-13 июньдә 7-нче номерлы бина янында участок ябылачак.
Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә бәйле.