В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан метрополитенының икенче линиясе төзелеше зонасыннан яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 1-нче июньнән Казанда Юлиус Фучик урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
1-нче июньнән 10-нчы июньгә кадәр, шулай ук 21-30 июнь, 21-31 июль һәм 11-20 август көннәрендә Ю.Фучик урамы буйлап Сафиуллин урамындагы 30-нчы номерлы йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк.
11-нче июньнән 20-нче июньгә һәм 1-нче июльдән 10-нчы июльгә кадәр эшләр Сафиуллин урамындагы 42-нче номерлы йорт янында узачак.
11-нче июльдән 20-нче июльгә кадәр, 1-нче августтан 10-нчы августка кадәр, 21-нче августтан 31-нче августка кадәр чикләү Сафиуллин урамындагы 50-нче номерлы йорт янында гамәлдә булачак.
Бу Казан метрополитенының икенче линиясе төзелеше зонасыннан яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару белән бәйле.