Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2023, 12:57

Бурмистров, Мыскина һәм Павлюченко Казанда хәйрия футбол матчында уйнаячак

Җыелган акчаларны Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгенә җибәрәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Казанның Үзәк стадионында 27 нче июньдә хәйрия футбол матчы узачак. Җыелган акчаларны Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгенә җибәрәчәкләр.

Кырга хоккейчы Александр Бурмистров чыгачак, аның командасында футболчы Евгений Черемисин, теннисчы һәм тренер Анастасия Мыскина, спорт комментаторы Денис Казанский, «Рубин»ның экс-тренеры Олег Кузьмин, хоккейчылар Наил Якупов, Егор Яковлев, Ярослав Альшевский, чаңгычы Александр Легков һәм башкалар уйнаячак. Алар Fight Nights командасы белән көрәшәчәк, аны футболчы Роман Павлюченко, көрәшчеләр Мариф Пираев, Алексей Махно, Артем Тарасов, капитан Камил Гаджиев тәкъдим итәчәк.

Матч 19:00 сәгатьтә башлана, уенга ярты сәгать кала һәм тәнәфестә тамашачылар өчен кавер-төркем чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.

Керү ирекле. Стадионда иганәләр өчен QR-кодлы плакатлар урнаштырылачак.

Уен шәһәр Мэриясе һәм «Игелекле Казан» ярдәме белән узачак.

Барлык яңалыклар