Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2025, 11:49

Казанның Серов урамындагы бульвар Россиядә төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр исемлегенә кергән

Конкурска илнең 88 төбәгеннән 396 гариза бирелгән, аларның 48е белгечләрнең уңай бәясен алган

Серов урамындагы бульвар 2024 елда төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр исемлегенә кергән. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында конкурста бөтен Россиядән барлыгы 48 проект сайлап алынган.

РФ Төзелеш министрлыгы 2017 елдан башлап иң яхшы тәҗрибәләргә һәм төзекләндерү проектларына конкурс үткәрә. Быел илебезнең 88 төбәгеннән 396 гариза килгән. Шулардан 48 проект кына сайлап алынды һәм белгечләр советы әгъзаларының күбесенең уңай бәясен алды.

Проектларны сайлаганда белгечләр комиссиясе әгъзалары гамәлгә ашыру сыйфатын, социаль һәм икътисадый нәтиҗәне, халык тәкъдим иткән карарларның заманчалыгын һәм ихтыяҗын исәпкә алган, бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстаннан Россиядә төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр исемлегенә шулай ук Әлмәт сусаклагычы яр буе да кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, Серов урамындагы бульвар тулысынча инклюзив. Ул «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте», шулай ук бульвар янында урнашкан «Ярдәм» фонды белгечләре һәм катнашучылары белән берлектә эшләнгән. Проектның координаторы — «Игелекле Казан» АКО.

Бульварны төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алып барыла. Икенче чират кысаларындагы эшләрне агымдагы елның көзендә тәмамлау планлаштырыла.
Барлык яңалыклар