Хәрби җиһазлар, кием-салым, көнкүреш әйберләреннән тыш, сугышчыларга Fiat Ducato бронированный фургоны тапшырылды
430 нчы мотоатыш полкы сугышчылары кичә Казан мэриясеннән гуманитар ярдәм алды. Күпчелектә полк формалашкан мобилизаацияләнгән татарстанлылар хәзер СВО уздыру зонасында хәрби хәрәкәтләр алып баралар. Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев аларга махсус җиһазларга һәм төрле кирәкле әйберләрне алып килде. Шулай ук ул сугышчыларга Казан шәһәре думасы депутаты Булат Әхмәтгәрәевтән Fiat Ducato бронированный фургонын тапшырды, ул хәрби бурычларны үтәү өчен дә, алгы линиядә көнкүрешне тәэмин итү өчен дә кирәк.
Сугышчылар өчен махсус ярдәмне «КАМАЗ»да китерделәр, ул тулысынча тартмалар, пакетлар белән тулган иде. Булат Алеев хәрбиләргә квадрокоптерлар, рацияләр һәм аккумуляторлар, коллиматор прицеллар, тактик аптечкалар, йокы капчыклары, маскировка челтәрләре һәм башка махсус чаралар тапшырды.
Көнкүреш уңайлыгын тәэмин итү өчен, солдатларга дизель генераторлары, дизель һава җылыткычлары, мичләр, газ баллоннары, портатив газ плитәләре, көрәкләр, кадаклар, саморезлар, изолентлар һәм башкалар әзерләнгән. Бу предметларның күбесе фронтта чыгым материалы булып тора, һәм сугышчылар аларга даими мохтаҗ. Шулай ук термокостюмнар, перчаткалар да җибәрелде.
Яңа елга хәрбиләргә мандарин тартмаларын тапшырдылар.
Булат Алеев шулай ук хәрби хезмәткәрләргә шәһәр мэрының мактау грамоталарын тапшырды, хәрби госпитальдә булды, яралылар белән аралашты. Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләр туган илләренә сәлам һәм җиңүләре белән кайтачакбыз дигән сүзләр дә җиткерделәр.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә ТР башкаласында беренче тапкыр «Казань за СВОих» гуманитар форумы узды, анда шәһәр башлыгы Илсур Метшин гуманитар оешмаларны берләштерәчәк координацион совет төзү идеясен хуплады.
Казанда Лисичанск һәм Рубежный шефлыклы шәһәрләре өчен даими рәвештә йөк җыела. Халыкка азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе һәм шәһәрләрне торгызу өчен төзелеш материаллары тапшыралар. Соңгы тапкыр фураларны октябрьдә мэр контролендә җибәрделәр.
Татарстан башкаласында гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә, ә Горький шоссесындагы склад йөк комплектлауның бердәм ноктасы булып тора. Бу бинаны шәһәр эшмәкәрләренең берсе бушлай биргән.