Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2024, 14:11

Булат Алиев «ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде

Бүләкне Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесенә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды

Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте

Казанда Россиядә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиевка «ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медален тапшырды. Чарада Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

«Җирле органнар күп кенә мәсьәләләрне, шул исәптән яшьләргә белем һәм тәрбия бирү, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт белән тәэмин итү, икътисадны, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, урыннарда тормыш эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы», – диде ТР рәисе.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция үткәрү шартларында җирле үзидарә органнары тарафыннан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җыю буенча зур эш алып барыла. «Сезнең күбегез, хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәреп, махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә шәхсән үзе бара. Актив тормыш позициягез өчен сезгә, шулай ук бизнес-берләшмә вәкилләренә һәм битараф булмаган татарстанлыларга рәхмәт!» – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Рәис шулай ук РФ президентын сайлауларны оештыруга һәм уңышлы уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен залдагыларга рәхмәт белдерде, шул ук вакытта быел тагын берничә мөһим чара: ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау, KazanForum, БРИКС илләре уеннары һәм саммиты үткәреләчәген ассызыклап узды.

Рөстәм Миңнеханов, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруны өстенлекле бурычларның берсе, дип атады. Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләре советы катнашында сайлап куелган вазифаи затларның һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм алар белән уртаклашу, иң яхшы муниципаль берәмлекләрне, җитәкчеләрне һәм хезмәткәрләрне конкурс нигезендә бүләкләү буенча эш алып барыла.

«Сезне тагын бер кат Җирле үзидарә көне белән котлыйм, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Соңрак ул дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар