Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе КФУда шәһәр компанияләре һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашуда кадрлар потенциалын үстерү тәҗрибәсен тәкъдим итте
Фото: муниципаль берәмлек Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе / Лина Тарасенко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль, Диана Жиленкова). Бүген Казан федераль университетында узган очрашуда мәгариф оешмалары брендын ныгыту эше турында фикер алыштылар. Чарада 30 лап шәһәр компанияләре һәм уку йортлары вәкилләре катнашты. Оештыручылар булып ТР башкаласы Мэриясе, КФУ һәм HeadHunter чыгыш ясады. Кадрлар потенциалын үстерү тәҗрибәсен Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев тәкъдим итте.
Чыгышы алдыннан ул элегрәк Казан Мэриясе Россиянең эре компанияләр арасында топ-20 эш бирүчеләре исемлегенә кергәнлеген искәртеп узды. «Бу безнең өчен зур көтелмәгәнлек булды. Бу – безнең барысын да дөрес эшләвебезнең һәм дөрес юлда булуыбызның күрсәткече, - дип уртаклашты спикер. – Көз башында без сәнәгать гигантлары өчен зур белем бирү семинары планлаштырабыз, анда без әлеге тармакларның «иң яхшы» директорларын, генералларын җыячакбыз».
Булат Алиев сүзләренчә, әлеге предприятиеләрдә шәһәр халкы эшли, алар көненә ким дигәндә сигез сәгатьләрен эштә уздыра, шуңа күрә аларның иминлеге – өстенлекләрнең берсе. Эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре турында кайгыртулары һәм эш процессында катнашуларын тәэмин итү өчен аларның игътибарын җәлеп итүләре мөһим.
Халык санын алу мәгълүматлары буенча, ТР башкаласында 1,3 миллионнан артык кеше яши, шуларның 770 меңе – эшкә яраклы яшьтәге шәһәр кешеләре. «Халыкның 44% ы – 35 яшьтән яшьрәк. Бу безнең өчен мөһим фактор булып тора. Без моны һәрдаим истә тотарга, аның белән уянырга һәм йокларга тиеш. Бу кешеләр иртәгәсе көнне формалаштырачак. Безнең алар белән хәзер ничек эшләвебез шуның белән бәйле булачак», – диде Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе.
Яшь буынны тәрбияләүдә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары мөһим роль уйный, чөнки киләчәктә яшьләр шәһәр һәм республика компанияләренә эшкә урнаша – бу киләсе көн тәртибен формалаштыручы кадрлар, дип җиткерде ул. Бүген Казанда 160 меңгә якын студент исәпләнә. 70% ы – чит шәһәр кешеләре, аларның 35% ы гадәттә ТР башкаласында яшәргә кала.
Студентлар Мэриядәге эшне эчтән стажировка программасы ярдәмендә карый ала, дип искәртте Булат Алиев. Шулай итеп, узган агым нәтиҗәләре буенча җиде кеше эшкә урнаштырылган.
«Без нинди матур һәм шәп булуыбызны сөйләр өчен генә очрашмадык. Ә предприятиеләр, «Водоканал», «Казэнерго» буенча экскурсияләргә алып бардык, төзекләндерүнең ничек эшләвен, урамнарның ничек чистартылуын һәм карның җыештырылуын күрсәттек. Кешеләрнең күзаллаулары үзгәргәнен күрдек. Хакимият, шәһәр администрациясе турында фикерләре тулысынча үзгәрде», – дип җиткерде спикер, стажировканың төп максаты – студентларны эшкә урнаштыру түгел, ә Мэриянең ачыклыгын күрсәтү, дип билгеләп үтте.
Бүген биредә 2,3 меңгә якын кеше эшли, әмма Казанның бөтен командасы – ведомство карамагындагы барлык оешмаларны, социаль учреждениеләрне һ.б. исәпкә алып, 60 мең хезмәткәр. Шул ук вакытта кадрлар белән эшне ике ел элек кардиналь рәвештә үзгәртеп корырга тотындылар. Моңа кадәр кадрлар еш алмашынып тора иде, яшьләр ягыннан кызыксыну булмады. Эшләүчеләрнең 30% ы яшьләр булды, алары да бер ел эшләмичә эштән китә тордылар.
«Һәр оешма өчен иң әһәмиятле кыйммәт – кешеләр, - дип ассызыклады Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе. – Без үзебезгә хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә катнашуын ничек бәяләргә, алар бездә эшләргә телиме-юкмы, кызыксыналармы-юкмы, алар нинди максатлар куялар, җитәкче аларга ничек карый, дигән сорау бирдек».
Хәзер эшкә яңа урнашучыларны беренче алты атна дәвамында «Адаптация» telegram-боты озата бара. Ул яңа хезмәткәрләргә билгеле бер биремнәр җибәрә һәм сораштырулар үткәрә. Кадрлар сәясәте идарәсе вәкилләре белән офлайн-очрашулар да адаптациядә ярдәм итәчәк.
Хезмәткәрләр белән туры эфирлар үткәрү тагын бер яңалык булды. Шундыйларның берсен күптән түгел Булат Алиев үткәрде, трансляциягә 700 гә якын кеше кушылды, 100 дән артык сорау яңгырады. Мондый онлайн фикер алышулар кварталга бер тапкыр узар дип көтелә.
Спикер аерым игътибарны «Пульс» HR-платформасын кертүгә юнәлтә. «Ул безгә бик җитди тәэсир ясады. Бу – талантлар белән идарә итү һәм аларны сайлап алу системасы, анда һәр хезмәткәрне күрергә мөмкин, ул нәрсә белән яши, аңа нинди укыту билгеләргә була. Монда һәр хезмәткәргә максатлар кую коралы бар. Без үзебездә эшләүче һәр кешенең үзенә бер елга максатлар куюы өстендә эшлибез. Без аларның үтәлешен күзәтеп торачакбыз һәм моңа квартал саен бүләкләү процессын бәйләячәкбез», – дип нәтиҗә ясады ул.
Шулай ук фикер алышуга башка спикерлар да кушылды. Әйтик, КФУда кадрлар сәясәте роле турында Икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин сөйләде, ә эш бирүче бренды принциплары белән «Данафлекс» компанияләр төркеме ESG комитеты җитәкчесе Елена Бочарова уртаклашты.