Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2022, 09:19

Д.Толовенкова: «Гаврилов урамы янында булачак «Савиново» паркы 92 гектарга кадәр җәеләчәк!»

Проект эшләре башланыр алдыннан Казанда яшәүчеләр белән яңа җәмәгать киңлегенең нинди булырга тиешлеге турында тәкъдимнәр һәм теләкләр турында фикер алышу булды.

Фото:  Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). Кичә кич белән 113 нче номерлы мәктәптә Казансу елгасы янындагы яңа парк архитекторларының район халкы белән беренче проект алды очрашуы узды. Бик зур масштаблы «Савиново» паркының җентекле проектын 2023 елда эшли башларга планлаштыралар. Моңа кадәр шәһәр халкы белән фикер алышу циклы узачак.

Шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова яшел зонаны төзекләндергәндә территориянең уникаль табигый мирасын, булган флора һәм фаунаны саклау, табигать тирәлегенә зыян китермичә генә, шәһәрлеләр өчен уңайлы ял итү һәм хәрәкәт итү өчен җәяүлеләр экологик сукмакларын һәм күперләр булдыру өстенлекле булып тора, дип ассызыклады. «Безнең бурыч – шәһәрнең уникаль табигый мирасын саклау мәсьәләсенә сакчыл якын килү. Быел без өстәмә тикшеренүләр үткәрергә һәм һәр кешенең фикерен тыңларга планлаштырабыз», - дип хәбәр итте ул. Баш архитектор урынбасары якын-тирә территорияләрнең махсус саклана торган табигый территориягә йогынты ясау предметына тикшерелгәнен, аерым алганда, белгечләр тавыш дәрәҗәсен һәм табигый яктырту дәрәҗәсен үлчәделәр, ситуацион план эшләделәр, дип өстәде.

Проектлаштыру территориясе якынча 92 гектар тәшкил итәчәк, шуларның 68 е шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча узган ел махсус саклана торган табигый территория статусын алды. Әзерләнгән проектлар кысаларында булачак паркның урынын берничә зонага бүлеп төзекләндерү планлаштырыла. «Гаврилов урамы янындагы «Савиново» паркы 92 гектар мәйданда урнашачак. Без кошларның көн итешенә һәм Казансу яры буенда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең үсүенә комачауламаслык экологик сукмаклар булдырырга планлаштырабыз», - дип хәбәр итте Д.Толовенкова.

Баш архитектор урынбасары ассызыклаганча, елга үзәне буенда табигый ландшафтны саклауга мөһим урын бирелгән. Мәсәлән, гамәлдәге концепция паркка килүчеләрнең су белән табигый бәйләнешләре өчен зур булмаган пирслар булдыруны күздә тота.

Булачак парк Казанда иң зур паркларның берсе булырга тиеш, һәм аны, табигый төрлелекне саклап һәм төрле яшьтәге халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, булдыру мөһим. Моның өчен концепция авторлары битараф булмаган шәһәрлеләр белән очрашулар циклын планлаштырган.

Кичәге фикер алышуда Казанда яшәүче Ксения Ястребова булачак парк урынында территорияне җыештыру, шулай ук гамәлдәге яшел зонадан чүп-чар чыгару мәсьәләсен күтәрде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, шәһәр бу урында өмәләр даими рәвештә үткәрергә әзер. «Бу ел дәвамында берничә тапкыр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе экологик акцияләр үткәрде һәм өмәләр оештырды, аларда шәһәр халкы саклана торган зона территориясен, шулай ук Казансу елгасының барлык ярларын чүп-чардан чистартты, - дип җавап бирде ул. – Без даими рәвештә өмәләр үткәрергә әзер, әмма моның өчен кешеләр ярдәме кирәк. Әлеге уникаль урынның, шулай ук бөтен шәһәрнең чисталыгы – Казан халкының үз кулларында».

Антон Бортяков күп активистларны борчый торган «Юит Санкт-Петербург» АҖ компаниясе паркка якын территориядә нәрсә һәм ничек төзергә планлаштыра дигән сорауны күтәрде . Аерым алганда, аны әлеге территориягә анализның ничек узуы кызыксындырды. Дарья Толовенкова аңлатканча, Генплан нигезендә, әлеге участок башта торак төзелеше зонасында булган. Әмма әле берничә ел элек кенә, халыкның борчулы мөрәҗәгатьләрен ишеткәннән соң, шәһәр төзелеш компаниясенә яр буе табигать территориясенә мөмкин кадәр саграк карау йөкләнде. Анализ ясалды, күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр әйтелде, алар төзелештә исәпкә алынырга тиеш. «Юит Санкт-Петербург» АҖ төзелеш компаниясенең проектлау белән идарә буенча проектлар җитәкчесе Антонина Яхина аңлатканча, яр буе территориясендә төзелеш булмаячак һәм шәһәр халкы өчен тулысынча ачык булып калачак. «Төзүче чираттагы тапкыр булачак күп фатирлы торак йортларның урнашуын Гаврилов урамына якынрак калдырып, йомгаклау проектын үзгәртү турында карар кабул итте, – дип хәбәр итте ул. - Моннан тыш, без Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә торган урыннарны койма белән әйләндереп алырга мөмкинлек бирүче җәяүлеләр сукмакларын булдырачакбыз».

Булачак торак төзелеше белән бәйле тагын бер сорауны казанлы Альберт Якупов бирде. Ул инженерлык коммуникацияләрен салу якындагы яшел зонага ничек йогынты ясавы белән кызыксынды. Антонина Яхина билгеләп үткәнчә, элек, территория рекреацион зона статусын алганчы, төзелеш урынында кирәкле инженерлык челтәрләре салынган иде. «Шуның аркасында техник коммуникацияләрне урнаштыру кирәк булмаячак», - дип ассызыклады ул.

Казанда яшәүче Зөлфия Нургалиева җәяүлеләр өчен элемтәләрне формалаштыруга кагылышлы сорау бирде. Аның фикеренчә, алар кирәк, чөнки булачак парк территориясе зур булачак. Дарья Толовенкова билгеләп үткәнчә, бер ярдан икенчесенә уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү өчен инде өченче транспорт дамбасы янында булган автомобиль күперен җәяүлеләр күперенә үзгәртү планлаштырыла. Шулай ук, әйләнә-тирәлеккә һәм ландшафтка зыян салмыйча гына Казансуның ике ярын тоташтырачак өстәмә җәяүлеләр күпере төзү карала.

Билгеле булганча, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ике ел элек балалар хастаханәсе – Республика балалар клиник хастаханәсе - 2 төзү турында карар кабул ителгән иде, ул махсус саклана торган табигый территорияләр янындагы буш урыннарның берсендә урнашачак. Баш архитектор урынбасары аңлатып узганча, әлеге проект эшләү стадиясендә һәм раслау алдыннан аны Казан халкына тәкъдим итәчәкләр.

Шуны билгеләп үтик, бүгенге көндә якын-тирә районнардагы балалар яңа заманча медицина учреждениесенә ихтыяҗ кичерә, аларны хәзерге вакытта ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, бөтен шәһәр аша узып, Оренбург трактында урнашкан Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.

Фикер алышу барышында архитекторлар һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре шәһәр халкының барлык тәкъдимнәрен тыңладылар һәм язып алдылар. Алга таба булачак «Савиново» паркын төзекләндерү мәсьәләләре буенча шәһәрлеләр белән очрашулар дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең иске Генпланында Казансу елгасының барлык территориясе торак төзелеше өчен планлаштырылган иде. Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме һәм карары белән, яңа Генплан кабул ителгәннән соң, яр буе территориясенә рекреацион зона статусы бирелде, ә аннан соң махсус саклана торган табигый территория булды.

Шулай ук бу территориядә торак төзелешен булдырмау өчен шәһәр хакимияте әлеге территорияләрнең милекчеләре белән җирләрне Порт урамы янында урнашкан участокларга (Гаврилов урамы буенча яр буе зонасы территориясе шәхси компанияләрнең мөлкәте яки озак вакытка арендага алынган булган) алмаштыру турында килеште.

«Савиново» паркы «Казансуны үстерү стратегиясе» гомуми проекты кысаларында төзеләчәк.

Фоторепортаж
Казансу елгасы янындагы яңа парк архитекторларының район халкы белән беренче проект алды очрашуы узды
Видеорепортаж
08.06.2022 21:54
Казансу елгасы янындагы яңа парк архитекторларының район халкы белән беренче проект алды очрашуы узды
Барлык яңалыклар