Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен “Мин беренче сыйныф укучысы!” бәйрәме узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 270 булачак беренче сыйныф укучысы әти-әниләре белән бергә Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексына “Мин беренче сыйныф укучысы!” (“Я первоклашка!”) бәйрәменә чакырулы. Күп балалы, аз кермеле гаиләләрдә үсүче, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен чара 16 августта үтәчәк.
Яңа гына укучылар булган балаларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында барлык кирәк-яраклары белән портфельләр биреләчәк, шулай ук алар Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданчыкта балалар паровозында йөри, “Татармультфильм” студиясенең “Стрела наследия” мультфильмын карый алачаклар һәм котлаулар кабул итәчәкләр. Сәхнәдән районнар администрациясе, депутат корпусы вәкилләре, акция спонсорлары чыгыш ясаячак.
Яңа уку елында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында беренче класска 3976 бала барачак. Аларның 300-е хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ. Алардан кала, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында канцелярия кирәк-яраклары, аяк киеме, мәктәп һәм спорт формасы тагын 2-11 классларның 122 укучысына биреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.