В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сервис сәламәтлек күрсәткечләрен өстәргә кирәклеге турында искәртә, авырулар килеп чыккан очракта мәгълүматларны табибка тапшыра.
Фото: Денис Гордийко
Мобиль кушымта хатын-кызларга актуаль сәламәтлек күрсәткечләрен өстәргә һәм дарулар кабул итәргә кирәклеген искә төшерә, ә авырулар барлыкка килгән очракта кушымта моны табибка хәбәр итә. Шул рәвешле, йөкле хатыннар тын кысылу, тамак яки баш авырту, ютәл, борын тыгылу һәм башка симптомнарны билгели алалар. Шул ук платформада пациентлар табиб белән махсус чатта консультация ала алалар.
«Связь» - йөкле хатын-кызларның һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларның сәламәтлеген дистанцион мониторинглау сервисы. Соңгылары өчен әлегә сервис сайты гына эшли. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар артериаль кан басымы, пульс, шикәр, холестерин күрсәткечләрен, йөрәк кыскару ешлыгын, шулай ук кабул ителә торган препаратларның атамаларын һәм дозаларын өсти алалар.
Бүгенге көндә сервиска 4 шәһәр хастаханәсе һәм барлык хатын-кызлар консультацияләре тоташтырылган.
Сервис сайтта һәм мобиль кушымтада эшли, аны App Store аша сылтама буенча бушлай йөкләп алырга мөмкин. Быел кушымтаны Android кулланучылары өчен ачачаклар, ә аның функционалын йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен яңартачаклар, дип хәбәр итә сервисның матбугат хезмәте.