2024 елның 8 нче августындагы «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат»
челтәр басмасында шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырылачак:
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 27 мартындагы 1136 номерлы карары
Казан шәһәре Киров районының Комсомол урамындагы җир кишәрлекләренә ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 27 мартындагы 1159 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 15 декабрендәге 3349 номерлы «“2022-2024 елларга Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү” муниципаль программасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 29 мартындагы 1195 номерлы карары
Казан шәһәре Яңа Савин районының Адоратский урамындагы җир кишәрлегенә ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 29 мартындагы 1219 номерлы карары
«“Яңа Порт” гидротехник корылмасы (1 нче этап)» җирле әһәмияттәге линия объекты территориясен планлаштыру проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 1 апрелендәге 1242 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2023 елның 26 апрелендәге 1189 номерлы «Муниципаль милектә булган җир кишәрлеген, сатулар үткәрмичә,милеккә, арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга, бушлай файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 6 июнендәге 2331 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 4 мартындагы 734 номерлы «Казан шәһәре Яңа Савин районының Маршал Чуйков урамындагы җир кишәрлекләренә ачык сервитут билгеләү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма Комитетының 2024 елның 25 июлендәге 3109 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2023 елның 27 октябрендәге «2024-2030 елларга Казан шәһәрендә гражданлык килешүен ныгыту буенча муниципаль программа турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Санап үтелгән документлар «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында, шулай ук
KZN.RU порталында пәнҗешәмбе, 8 августта, пәйда булачак.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат»
челтәр басмасында Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәр Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары һәм башка актуаль хәбәрләр һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат»
челтәр басмасы эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны
sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.