В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Челтәр басмасына шәһәр хакимияте карарлары кертелгән
2025 елның 30 октябрендәге «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырылачак:
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 2 октябрендәге 3323 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2017 елның 3 апрелендәге 961 номерлы «Административ хокук бозу кораллары яки предметлары булган әйберләрне һәм административ хокук бозу турындагы эш буенча дәлил буларак әһәмияткә ия документларны мәҗбүри алу, саклау һәм мәҗбүри алынган әйберләрне һәм документларны бирү тәртибе турындагы инструкцияне һәм административ хокук бозу коралларын яки предметларын һәм административ хокук бозу турындагы эш буенча дәлил буларак әһәмияткә ия документларны мәҗбүри алу беркетмәсе формасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 2 октябрендәге 3324 номерлы карары
2025 елда Казан шәһәре территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 7 октябрендәге 3349 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2022 елның 29 декабрендәге 4737 номерлы «“2023-2025 елларга Казан шәһәре муниципаль идарәсенең цифрлы трансформациясе” муниципаль программасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 9 октябрендәге 3396 номерлы карары
Су спорт төрләре буенча халыкара конференция уздыру чорында Казан шәһәренең урам-юл челтәре буенча транспорт чараларын куеп торуны һәм аларның хәрәкәтен чикләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 9 октябрендәге 3401 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 26 маендагы 1306 номерлы «Казан шәһәренең балалар музыка, рәсем сәнгате, спорт, хореография мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбендә, Казан шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен Казан шәһәре Мэрының исемле стипендияләрен гамәлгә кую турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 10 октябрендәге 3406 номерлы карары
Казан шәһәре Вахитов районының Чернышевский урамында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 10 октябрендәге 3407 номерлы карары
Казан шәһәренең Идел буе районында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 10 октябрендәге 3420 номерлы карары
Казан шәһәренең Вахитов районында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 15 октябрендәге 3518 номерлы карары
Казан шәһәренең Идел буе районында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 15 октябрендәге 3519 номерлы карары
Казан шәһәренең Вахитов районында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 15 октябрендәге 3520 номерлы карары
Казан шәһәренең Вахитов районында ачык сервитут билгеләү турында
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары һәм башка мөһим хәбәрләр һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.