В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр хакимияте карарлары белән KZN.RU порталында танышырга була
Денис Гордийко фотосы
2026 елның 16 апрелендәге «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырыла:
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 9 февралендәге 378 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 3 мартындагы 800 номерлы «Казан шәһәренең автомобиль һәм җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 9 февралендәге 409 номерлы карары
Казан шәһәренең Идел буе районында ачык сервитут билгеләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 9 февралендәге 412 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 7 ноябрендәге 3833 номерлы карары белән расланган «5 нче газ бүлеп тарату станциясенең Тэцевская урамындагы югары басымлы I категорияле газүткәргечен һәм Яңа Тура газ бүлеп тарату станциясенең Аракчино Шоссесы урамындагы югары басымлы II категорияле газүткәргечен боҗралау» линия объекты территориясен планлаштыру проектына һәм территорияне ызанлау проектына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 10 февралендәге 416 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2023 елның 27 октябрендәге 3240 номерлы «2024-2030 елларга Казан шәһәрендә гражданлык килешүен ныгыту буенча муниципаль программа турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 18 февралендәге 497 номерлы карары
Галимҗан Баруди, Краснококшайск, Зур Крыловка, Коммунарлар һәм Аркылы Базар урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 19 февралендәге 508 номерлы карары
Киров районының Яңа Квартал урамындагы территорияне ызанлау проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 20 февралендәге 509 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 10 июлендәге 2680 номерлы «Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Казан шәһәренең электромобильләр өчен парковка рөхсәтләре реестрына электромобиль өчен парковка рөхсәте турында язма, электромобиль өчен парковка рөхсәте турындагы язманы үзгәртү һәм электромобиль өчен парковка рөхсәтенең гамәлдә булу вакытын озайту турында мәгълүматлар кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 25 февралендәге 533 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 6 апрелендәге 1724 номерлы «Казан шәһәре территориясендә стационар булмаган сезонлы сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру схемаларын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 25 февралендәге 572 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 12 августындагы 3344 номерлы карары белән расланган «Казан шәһәренең Киров районындагы «Хәрби шәһәрчек-32» һәм «Экорайон» территорияләре өчен су белән тәэмин итүнең магистраль челтәрләре» линия объекты территориясен планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү турында
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары, башка мөһим хәбәрләр, шәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы (www.docskzn.ru) эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.