В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электрон версия пәнҗешәмбе көнне бастырылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елның 30 нчы ноябреннән 446 (727) нчы номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» шәһәр конкурсы; Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре белән бүләкләү; Казан шәһәре зиратларын карап тотуга финанс чыгымнары нормативларын раслау; Казан шәһәре Башкарма комитетының кайбер карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны «Горпечать» киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.