В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очраклары аркасында табиблар 919 тапкыр чакыртылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Иң күп чакырулар (6302) төрле авырулар аркасында булган. 85 сәфәрнең сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 34 енеке – миокард инфаркты. Табиблар 65 тапкыр бала табу очракларына барган.
Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 66 шалтырату килгән. Аварияләрдә 68 кеше зыян күргән, шуларның 35 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Бер зыян күрүче вафат булган.
Янгынга табиблар 12 тапкыр чыккан. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм бригадалары 919 тапкыр чакыртылган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 133 кә арткан – авырулар һәм бәхетсезлек очраклары белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.