Гомумән алганда, табиблар 8,2 меңнән артык чакыру үтәгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Узган атнада, 20 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8204 чакыру башкаркан, шул исәптән 1299 ын – җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкырлар (7382) медиклар төрле авыруларга бәйле чыккан. 122 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, тагын 42 сенең – миокард инфаркты. Бала табу очракларына табиблар 69 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 753 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 47 шалтырату килгән. Аварияләрдә 35 кеше зыян күрә, шуларның 19 ы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын булган урыннарга медиклар өч тапкыр чыккан, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.