Гомумән алганда, табиблар 8 меңнән артык шалтырату үтәгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Үткән атнада, 8-14 нче гыйнварда, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8193 чакыру үтәгән, шул исәптән 975 ен җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкырлар (7552) табиблар төрле авыруларга бәйле чыккан. 104 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше бозылу, тагын 32 сенең – кискен миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 51 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 753 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 39 шалтырату килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, шуларның 14 ен дәвалау учреждениеләренә китергәннәр. Янгыннарга табиблар 18 тапкыр чыккан, аларда дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.