Гомумән алганда, табиблар 7,5 меңгә якын чакыру үтәгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь). Узган атнада, 25 нче сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7493 сәфәр башкарган, шуларның – 1432 се җәмәгать урыннарына.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 841 тапкыр чыккан, шуларның 55 е юл-транспорт һәлакәтенә туры килгән. Аварияләрдә 49 кеше зыян күргән, 30 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Бер кеше үлгән. Янгын урыннарына бригадалар 6 тапкыр барган.
Табиблар авыруларга бәйле 6569 тапкыр чыккан: шуларның 26 сының сәбәбе – кискен миокард инфаркты, тагын 108 енең – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу. Табиблар бала табу очракларында 83 тапкыр булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.