Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 16:13

Казанның ашыгыч ярдәм бригадалары узган атнада бәхетсезлек очракларына 767 тапкыр чакыртылган

Гомумән алганда, табиблар 7,4 меңгә якын чакыру үтәгән

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Узган атнада, 4 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7393 сәфәр башкарган, шул исәптән – 1407 се җәмәгать урыннарына.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 767 тапкыр чыккан, шуларның 48 е юл-транспорт һәлакәтенә туры килгән. Аварияләрдә 52 кеше зыян күрә, 28 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелә. Бер кеше үлгән. Янгынга бригадалар 7 тапкыр чыккан.

Алдагы атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны авырулар хисабына 143 кә арткан – табиблар 6566 сәфәр башкарган. Аларның 47 се кискен миокард инфаркты аркасында, тагын 107 чакыруның сәбәбе – баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу. Табиблар бала табу очракларына 60 тапкыр чыкканнар, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар