В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар барлыгы 7250 чакыру үтәгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). 28 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7250 чакыру башкарган, шул исәптән 1428 ен – җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкыр, 6290, медиклар төрле авыруларга бәйле чыккан. 100 сәфәрнең сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, ә 27 сенең – кискен миокард инфаркты. Табиблар 61 тапкыр бала табуларга барган.
Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 54 шалтырату килгән. Аварияләрдә 50 кеше зыян күргән, шуларның 24 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга медиклар 13 тапкыр чыккан, бер зыян күрүче бар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм бригадалары 899 тапкыр чакырылган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 128 гә арткан – бәхетсезлек очраклары белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.