В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, ашыгыч ярдәм хезмәте 7,1 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләре 561 тапкыр чыккан, шуларның 27 се юл-транспорт һәлакәте белән бәйле. Аварияләрдә 30 кеше зыян күргән, 17 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын булган урыннарга бригадалар 13 тапкыр чакырылган: дүрт кеше зыян күргән, берсе һәлак булган.
Чакыруларның күп өлеше – 6544 е төрле авырулар белән бәйле. Шул исәптән 26 чакыруның сәбәбе – миокард инфаркты, 116 сында – баш миендә кан әйләнеше бозылу.
Бала табу очраклары уңаеннан 71 чакыру кабул ителгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.