Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 10:04

Брейкданс, лезгинка, шигырьләр һәм баянда попурри: казанлыларны «Мәдәни чәршәмбе»гә чакыралар

Бүген Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Мәдәни чәршәмбе» дип аталган традицион проект кысаларында чаралар узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Бүген Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Мәдәни чәршәмбе» дип аталган традицион проект кысаларында чаралар узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен республиканың вокаль һәм бию коллективлары чыгышлары белән концерт, шулай ук төрле конкурслар һәм мастер-класслар әзерләнгән.

Тамашачыларга үз программасын «Залесный» мәдәни үзәге тәкъдим итәчәк. Концертта шәһәр халкы халык җырлары һәм биюләре белән таныша алачак. Шулай итеп, программада «Казан кичләре» хореография коллективы чыгышы планлаштырылган, ул тамашачылар өчен лезгинка биюен тәкъдим итәчәк. Ә музыкант Фәрит Газизов баянда попурри башкарачак. Концерт программасында шулай ук шигырьләр уку, курайда һәм гармунда уйнау, һинд биюләре, брейкданс һәм башка кызыклы иҗади номерлар планлаштырылган.

Барлык теләүчеләр өчен декоратив-гамәли сәнгать һәм фоамираннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класслар уздырылачак. Ә иң актив шәһәрлеләр «тере биюләр» интерактив проектына кушыла һәм катлаулы булмаган бию хәрәкәтләрен үзләштерә алачаклар.

«Мәдәни мохит» 17 сәгатьтә башлана, концерт программасы 18.20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, ә «җанлы биюләр» проекты – 19.20-гә кадәр, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Барлык яңалыклар