В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чыгыш Кабан күле яр буенда 13.00 сәгатьтә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Бразилия капоэйрасын казанлылар Кабан күле яр буенда җәйнең беренче көнендә күрәчәкләр. 1-нче июньдә биредә Бразилия мастеры һәм Мәскәүдән әйдәп баручы инструкторлар чыгыш ясаячак.
Шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары куркыныч сугулар, җитез тайпылулар һәм хәрәкәт итү, кулда тору, тәгәрмәч әйләнү һәм Бразилия ритмнары һәм португал телендәге җырлар астына сикерүләр күрәчәкләр.
Чыгыш 1-нче июньдә 13.00 сәгатьтә Сәлимҗанов урамы буенча урнашкан буалар каскады өстендәге мәйданчыкта, тал агачы янында булачак. Чарага керү ирекле. Оештыручылар Instagramда Кабан күленә багышланган аккаунтны башланырга бер сәгать кала тикшерергә киңәш итә, чөнки начар һава торышы булган очракта чара үткәрелмәскә мөмкин.